Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллыда, санитар-экологик икеайлык кысаларында, өмә үткәрелде. Анда 749 оешмадан 5532 кеше катнашты, 174 берәмлек техника җәлеп ителде. 136 гектар җир яфрактан һәм чүп-чардан чистартылды һәм 380 куб метр чүп чыгарылды. Өмәдә кайбер оешмаларның: «Леони» ҖЧҖ, «Ремжилстрой» ИК, «Паритет» ИК, Горзеленхоз предприятиесе һәм 29 нчы гимназия укучылары 315 агач һәм куак утырттылар.

Башкарма комитет, Үзәк районы хакимияте һәм "ПКиО" предприятиесе, "ДСГИ" хезмәткәрләре Х.Туфан, Халыклар дуслыгы проспектында яфраклары җыюда, Яр буе паркы территориясен чүп-чардан арындыруда катнаштылар. Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре, Горзеленхоз белән берлектә, Яр Чаллы проспектында 40 миләш утыртуда катнаштылар. Автозавод районы администрациясе хезмәткәрләре һәм 28 нче мәктәп укучылары Галиәскәр Камал бульвары буенча яфрак һәм чүп-чар җыюны башкардылар. 65 микрорайонда көнкүреш һәм үсемлек калдыклары өемнәре бетерелде, 8 куб. метр каты-көнкүреш калдыклары һәм 6 куб. метр яфрак һәм ботак чыгарылган.

Санитар-экологик айлык кысаларында барлыгы 4 чәршәмбе һәм 5 шимбә өмәсе үткәрелде, анда 1827 оешма җәлеп ителде; аларда 133285 кеше һәм 874 берәмлек техника катнашты; 14353 куб. метр чүп-чар чыгарылды; 3262 га газон яфраклардан һәм чүп-чардан  чистартылды; 12488 төп агач һәм куак утыртылды.

Шимбә, 26 октябрь 2019, 11:21