Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

4 ноябрьдә республикада "Гаилә архивын тапшыр" конкурсы старт ала. Анда Татарстанның һәр кешесе катнаша ала. Катнашучыларга гаилә архивыннан фотодокументлар һәм видеоматериаллар бирергә, шулай ук үз гаиләсенең тарихын сөйләргә кирәк. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә. Беренче урын өчен – 50 мең сум, икенче урын өчен – 30 мең сум, өченче урын өчен – 20 мең сум. Документларның төп нөсхәләрен ТР Архив фонды составына кертәчәкләр һәм «ТР Дәүләт архивы»на тапшырачаклар.

Конкурсны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештыра. Конкурс ике этапта үткәрелә. 4 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр муниципаль этап узачак. 1 майдан 31 майга кадәр конкурсның республика этабы уткәрелә. Гаризаларны 27 декабрьгә кадәр район архивына тапшырырга кирәк. Эшләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Чаллылылар гаилә фотоларын һәм видеоларын Башкарма комитетның архив бүлегенә 111 кабинетка алып килә яки әлеге почта адресына җибәрә алалар: Lyuciya.Shamsevaliev@tatar.ru. Конкурс турында Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Җомга, 8 ноябрь 2019, 09:06