Мы в социальных сетях

 Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Алексеевна Рукавишникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм ТИҮ рәисе Лилия Савельева котлады һәм бүләкләр тапшырдылар. Мария Алексеевна Чистай районы Слобода авылында туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында почтальон булып эшли. 1948 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Максимович Рукавишниковка кияүгә чыга һәм ире белән Яр Чаллыга күчеп килә. Озак вакытлар СМУда склад мөдире булып эшли. Мария Алексеевна "Татарстан" кунакханәсендә эшләп лаеклы ялга чыга.

Мария Алексеевна Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 24 октябрь 2019, 15:08