Мы в социальных сетях

Яр Чаллы ИТ-паркында Digital Start платформасында онлайн-курсның яңа дулкыны башланды. Укыту программасында катнашу бушлай. Бары тик Интернетка чыгу юлы булган компьютер һәм уңышлы эшмәкәр булу теләге генә кирәк. Ай дәвамында дистанцион рәвештә мәктәп укучылары, студентлар һәм теләгән һәркем Технологик эшмәкәрлек нигезләренә өйрәнә ала, базарда уникаль ихтыяҗны эзләүдән алып, эшче бизнес-модель төзү серләренә төшенү мөмкинлеге бар.

Белем бирү программасы үз эченә уку-укыту видеокурсларын ала. Барлык этапларда катнашучыларга ИТ - паркның Бизнес-инкубаторы командасы ярдәм итәчәк. Үз стартапын булдыру һәм алга этәрү буенча эш нәтиҗәсе баллар системасы буенча бәяләнә. Белем бирү программасын тулысынча үтүчеләр катнашу турында сертификатлар алачак, иң яхшыларны конкурс сайлап алуына һәм экспертлар алдында проектны тәкъдир итүгә чакырачаклар. 30 ноябрьдә Казан шәһәренең ИТ-паркында нәтиҗәләр ясалачак, призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Билгеләп үтик, бушлай Digital Start белем бирү платформасы республикада 2018 елда эшләтеп җибәрелгән иде.

Сишәмбе, 22 октябрь 2019, 10:39