Мы в социальных сетях

 Үзәк районың 67 нче мәктәп базасында КАМАЗның 50 еллыгына багышланган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә «Һәрвакыт булсын кояш» инвалид балалар фестиваленең район туры кысаларында уза, анда шул район территориясендә урнашкан 4 коррекция учреждениесеннән (67, 88, 89, 81нче балалар бакчасы) 110 укучы катнашты. Фестивальдә катнашучылар агач, катлам камыр, табигый материал, тукымалардан, чигелгән, бәйләнгән кул эшләре шулай ук пластилиннан картиналар, рәсемнәр тәкъдим иттеләр.

Конкурсантларның иҗатын компетентлы жюри бәяләде. Катнашучыларны алда район турының икенче этабы - үзешчән сәнгать смотры көтә, ул 30 октябрь көнне «Шатлык» яшьләр үзәгендә узачак.

Шимбә, 19 октябрь 2019, 14:04