Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Ел укучысы – 2019» илкүләм конкурсының муниципаль этабы узды. Анда 47 укучы катнашты. Конкурсның финалына 13 укучы үтте. Җиңүчеләрне иҗтимагый, фәнни, иҗади эшчәнлектәге һәм спорттагы югары уңышлары өчен сайладылар.

Финалистларга үзләре сайлаган номинациядә укучылар өчен мастер-класс уздырырга кирәк иде. Мисал өчен, алар тренировканы ничек үткәрү турында сөйләделәр, мәктәптә үтүче чарага онлайн-чакыру һәм презентация ясауны күрсәттеләр, фотография һәм массакүләм чаралар алып бару өлкәсендәге белемнәре белән уртаклаштылар.

Финалга чыккан 4 кыз «Ел укучысы» исемен алды, һәр номинациядән берәр укучы. Җиңүчеләр 41 нче, 44 нче, 10 нчы һәм 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән.

Пәнҗешәмбе, 17 октябрь 2019, 13:22