Мы в социальных сетях

Чаллы спортчылары ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ВТФ тхэквондосы буенча Россия Чемпионатында катнашалар. Ярышлар Казанда үтә һәм анда 45 илдән 55тән артык спортчы катнаша, алар шәхси һәм команда зачетларында чыгыш ясаячак. Чаллы шәһәренең «Кэмпо» олимпия резервы бергә-бер көрәш спорт мәктәбе»ндә шөгыльләнүче Юлия Зайцева Татарстанның җыелма командасы «янчыгына» «алтын» китерде. Ул 67 килограммга кадәрле үлчәү категориясендә җиңү яулады.

Пәнҗешәмбе, 17 октябрь 2019, 08:55