Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда Яр Чаллының 53 гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховәлеге гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм аларга сертификатлар тапшырды.

Программа тормышка ашырыла башланганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвар) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирелгән. 35 мең гаилә 13,5 млрд сум акчага үз бюджетын арттырган.

Исегезгә төшереп үтик, 2018 елдан башлап балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады. Менә алар: ана капиталы программасына кертелү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә тотуга өч еллык мораторийның бетерелүе, шулай ук ана капиталы акчасыннан айлык түләүләр алу.

Чәршәмбе, 16 октябрь 2019, 17:00