Мы в социальных сетях

25 октябрьдән 27 сенә кадәр «Росинка» сәламәтләндерү базасында «Кама буендагы шәһәр» студентлар активы мәктәбе оештырыла. Анда урта һөнәри һәм югары уку йортларыннан 16 яше тулган 100гә якын студент катнашачак. Сменада катнашу, биш тапкыр туклануны да кертеп, бушлай каралган. Программада – Шәһәр студентлар советының тарихы һәм презентациясе, команда белән эшләүгә тренинглар, студентлар үзидарәсе юнәлешләре буенча мастер-класслар.

Заявкаларны https://forms.yandex.ru/u/5d935decf198c00cd33d8c00/сылтамасы буенча бирергә мөмкин. Заявкалар 20 октябрьгә кадәр кабул ителә, аннары катнашучылар белән әңгәмәләр үткәреләчәк.

Чәршәмбе, 16 октябрь 2019, 11:06