Мы в социальных сетях

24 октябрь көнне 14:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә «Сәламәтлек территориясе» фестивале узачак. Фестиваль кунакларын төрле мәйданчыкларда йога, скандинавия йөреше, бию, кикбоксинг һәм макияж буенча мастер-класслар көтә. Интерактив мәйданчыкларның эше тәмамланганнан соң түгәрәк өстәл узачак, анда фикер алышырга һәм фестивальгә нәтиҗәләр ясарга мөмкин булачак. Фестивальдә катнашырга шәһәр гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары чакырыла.

Чәршәмбе, 16 октябрь 2019, 13:20