Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Татьяна Петровна Клевцова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Воронеж өлкәсенең Подгорное авылында крестьян гаиләсендә туа. Подгорное башлангыч мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлый. Алга таба уку мөмкинлеге булмый, чөнки гаилә зур һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә кирәк була. 1944 елда сөт кабул итү пунктына эшкә урнаша. 1950 елда район үзәгенә күчеп, сөт комбинатында эшләвен дәвам итә. 1950 елда кияүгә чыга. Хәзерге вакытта ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Татьяна Петровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, «Уютный» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Марина Җәләлиева, Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм 26 комплексның ветераннар советы рәисе Зәрия Ситдыйкова котлады.

Чәршәмбе, 9 октябрь 2019, 11:04