Мы в социальных сетях

Яр буе паркында "Сәламәтлегем – үз кулымда" дигән сәламәтлек төркемнәренең шәһәр слеты булды. Чарада 2008 елдан бирле даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүче Автозавод, Үзәк һәм Комсомол районнарының өлкән буын төркемнәре актив катнашты.

Катнашучыларны Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Зотов, «Планета Фитнес» клубы җитәкчесе Эдуард Жестков, «Россия пенсионерлары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге советы рәисе урынбасары Лариса Умеркаева сәламләделәр.

Командалар төрле спорт бәйгеләрендә һәм эстафеталарда үзара көч сынаштылар, ГТО нормалары тапшырдылар һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класста катнаштылар. Спорт бәйрәме җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Сишәмбе, 8 октябрь 2019, 16:15