Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумын арттырганнар. Өстәмә түләү төбәктәге пенсионерның яшәү минимумыннан азрак булган барлык эшләмәүче пенсионерларга билгеләнгән. Татарстанда 2019 елга әлеге күләм 8 232 сумга тигез. Яңадан исәпләү гаризасыз тәртиптә башкарылган.

Искәртеп узабыз, 1 апрельдән яшәү минимумыннан артык өстәмә индексацияләү турында закон үз көченә керде. Үзгәрешләр башта пенсионер кеременең гомуми суммасын пенсиягә социаль өстәмә ярдәм белән яшәү минимумына кадәр җиткерергә, ә аннары, пенсияләрне һәм бердәм акчалата түләүләр индексацияләү суммасын түләргә мөмкинлек бирә. Үз көченә кергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә пенсиягә өстәмә эшләмәүче пенсионерларга – дәүләт тәэминаты буенча теләсә кайсы төр иминият пенсияләрен яки дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрен(социаль пенсияләрне дә кертеп) алучыларга тиеш, аларга 2018 елның 31 декабренә федераль социаль өстәмә түләү билгеләнгән. Нәтиҗәдә, Чаллының 7 800дән артык пенсионеры - өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидлар, өлкәннәр һәм туендыручысын югалткан пенсия алучы балалар өстәмә акча алган.

Шунысы мөһим: өстәмә түләү күләме 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләрен алучыларга (7,05%ка индексация), бердәм акчалата түләүләр алучыларга (4,3% ка индексация), агымдагы елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне алучыларга (2% ка индексация) күчерелгән, чөнки нәкъ менә шушы даталардан күрсәтелгән түләүләрне индексацияләү башкарылган. Элеккеге кагыйдәләр нигезендә, пенсиягә социаль өстәмә пенсионерны матди тәэмин итүнең гомуми суммасын аның яшәү төбәгендә билгеләнгән яшәү минимумына кадәр җиткерү максаты белән бирелгән. Яңа кагыйдәләр буенча, социаль өстәмә түләү шул рәвешле бирелә: үткәрелгән индексацияләр нәтиҗәсендә пенсиягә өстәмә түләү пенсионерның яшәү минимумы күләменнән артык түләнә.

Сишәмбе, 8 октябрь 2019, 13:30