Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын һәм 2020, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын тикшерү буенча зона киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, Татарстан Республикасы Финанслар министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкилләре һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы депутатлары катнашты.

Чәршәмбе, 9 октябрь 2019, 09:38