Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда өлкән буын декадасына багышланган чаралар дәвам итә. «Камгэсэнергострой» ҖАҖдә «Җанны җылы сүз белән җылытабыз» дигән бәйрәм концерты булды. Предприятиенең актлар залына битараф булмаган «көмеш» яшьтәге кешеләр чакырылган иде, алар ел дәвамында Комсомол районы өлкәннәре, ветераннары һәм яшьләре белән көндәлек иҗтимагый эш алып баралар. Барлык катнашучыларга изге теләкләр белән ТР Дәүләт Советы депутаты, "Профит" компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутатлары Сергей Ямашев һәм Абделхак Батюшев, шәһәрнең Мактаулы гражданины Салихҗан Гайниев, Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина мөрәҗәгать иттеләр.

"Энергетик" мәдәният сарае артистлары һәм иҗат коллективлары ветераннарны күңелле чыгышлары белән сөендерделәр. Дәртле һәм лирик җырлар, халык биюләре, инструменталь номерлар өлкән буын кешеләренең күңеленә хуш килде.

Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 08:41