Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда өлкән буын кешеләрен хөрмәтләүгә юнәлтелгән чаралар дәвам итә. Гадәттәгечә Яр Чаллыда өлкән буын көнен бер генә көн түгел, ә тулы декада итеп билгеләп үтәләр. Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда «көмеш яшьтәге» кешеләргә багышланган бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова катнашты.

«Безгә Светлана Михайловна белән бу дөньяда булганыгыз өчен ихлас рәхмәт һәм хөрмәтләү сүзләрен әйтү бик күңелле. Һәр буынга да кешеләргә шәһәр бүләк итәргә мөмкинлек бирелмәгән. Бу уникаль тарихи мөмкинлек сезнең буынга туры килде, һәм сез дөньяда эре автомобиль заводы һәм ак ташлы кала барлыкка килсен өчен барысын да эшләдегез. Чаллы кебек шәһәрләр аз. 1993 елның апрелендә двигательләр заводында чыккан янгын, заводны юкка чыгара диярлек. Әмма сезнең көчле ихтыярыгыз, хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә производствоны торгызу мөмкинлеге туды. Бүген КАМАЗ уңышлы эшли, аягында нык тора һәм үзенең ярты гасырлык тарихын хәтерли һәм киләчәккә ышанычлы карый», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм депутатлары исеменнән чаллылыларны Өлкәннәр көне белән ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова котлады. Ул «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру, шул исәптән өлкән буын вәкилләренең физик һәм интеллектуаль активлыгына юнәлтелгән проект турында билгеләп үтте: «Сезнең спорт белән актив шөгыльләнү, уку, сәламәтлегегезне яхшырту, сезгә кызыклы эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Яр Чаллы ветераннары моңа үрнәк булып тора!» ,- диде ул.

Бәйрәм кунаклары алдында "Болгар" бию театры артистлары, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 16:48