Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Өлкән буын декадасы старт алган көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева сугыш ветераннары өчен госпитальдә һәм 2 нче шәһәр хастаханәсендә гериатрия кабинетларын карадылар.

Яр Чаллыда барлыгы шундый биш кабинет 3, 6 һәм 7 шифаханәләрдә, шулай ук сугыш ветераннары өчен госпитальдә һәм 2 нче шәһәр хастаханәсендә эшли. Алар «Демография» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «өлкән буын» төбәк проекты ярдәмендә барлыкка килде. Бүген шәһәрдә гериатрия буенча сертификатлары булган алты белгеч эшли. Моннан тыш, сугыш ветераннары  өчен госпитальдә 22 гериатрик койка каралган.

Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 16:03