Мы в социальных сетях

 Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбирә Галләми кызына 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы юбиляр туган авылы колхозында эшли. 2017 елда ул даими яшәү урынына Яр Чаллыга күчеп килә. Хәбирә Галләми кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте.

Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 14:03