Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өлкән буын кешеләрен хөрмәтлиләр Өлкән буын вәкилләрен сугыш ветераннары өчен госпитальдә хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, шәһәрнең ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Зөһрә Сәитова катнашты.

"Кадерле ветераннарыбыз, яраткан ата-бабаларыбыз, әниләр һәм әбиләребез! Милләтенә, диненә, вазыйфасына, социаль хәленә һәм һөнәренә карамастан, сезнең һәркайсыгыз Яр Чаллы, республикабыз һәм бөтен илебезнең чәчәк атуы эшенә зур өлеш кертте. Озак еллар намуслы хезмәтегез, эшкә җаваплы каравыгыз белән сез лаеклы хөрмәт һәм ихтирам яуладыгыз. Шәһәр һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән туган якның чәчәк атуы, балаларының һәм оныкларының бәхетле киләчәге өчен башкарган изге гамәлләрегезгә зур рәхмәт белдерәм", - диде Наил Мәһдиев һәм хәзерге чаллылыларның, республика халкының лаеклы варислары булуын билгеләп үтте. Алар шулай ук мәктәп, балалар бакчалары, спорт корылмалары, яңа юллар һәм торак йортлар төзеп, ата-бабаларының данлы хезмәт традицияләрен дәвам итеп, намус белән эшлиләр.

Ветераннар өчен шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады.

Бәйрәм чарасында катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр алды.

Хәзер сугыш ветераннары өчен госпитальдә 118 кеше тернәкләнү уза.

Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 13:53