Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Грозный шәһәрендә «Педагогик белемнең заманча үсеше» өч көнлек Бөтенроссия форумы кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова Чечен дәүләт педагогик университеты ректоры Хож-Әхмәд Халадов белән килешүгә кул куйды. Килешүнең максаты – мәгариф һәм фән өлкәсендә, шул исәптән бакалавриат, магистратура, аспирантура һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә даими элемтәләр урнаштыру һәм хезмәттәшлек итү өчен шартлар тудыру.

Хезмәттәшлек турында килешү шулай ук Чечен дәүләт университеты белән төзелгән. Рәсми очрашу кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова һәм ЧДУ ректоры Заурбәк Сәетов тиешле документларга кул куйдылар.  Әлеге Килешүне гамәлгә ашыру барышында уртак фәнни эшләнмәләр һәм тикшеренүләр оештыру, конференцияләр, семинарлар һәм симпозиумнар үткәрү бурычлары куелачак. 

«Педагогик белем бирүнең заманча үсеше» Бөтенроссия форумы 28-30 сентябрь көннәрендә Грозныйда узды. Форум педагогик белем бирүнең заманча үсешенең актуаль проблемаларына, яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен яңа форматтагы укытучылар әзерләү, Цифрлаштыру шартларында мәдәни һәм гражданлык тәңгәллеген саклау мәсьәләләренә багышланган иде.

Сишәмбе, 1 октябрь 2019, 10:45