Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең 2020 елда Токиода узачак Җәйге Олимпия уеннарына әзерлеккә багышланган күчмә утырышы узды. Очрашу 39 нчы мәктәптә үтте. Коллегия эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев һәм Ольга Павлова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Утырыш алдыннан мөхтәрәм кунаклар спорт мәйданчыкларын һәм мәктәп базасындагы бассейнны карадылар. Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, территориядә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.

"Яр Чаллыда гадәттәгечә югары спорт нәтиҗәләренә ирешү буенча эш яхшы куелган. Шәһәр җитәкчелегенә һәм барлык тырышлык күрсәткән кешеләргә рәхмәт. Шәһәр мэры Наил Гамбәрович Мәһдиев үзе барлык чараларда да катнаша. Шәһәр алдында спорт резервын һәм спорт инфраструктурасын мөмкин кадәр үстерү бурычы тора", – дип ассызыклады министр.

«Олимпия чемпионнары, дөнья һәм Европа чемпионнары мәктәптә спорт белән шөгыльләнә башлаган егет һәм кызлардан үсеп чыгуын онытмаячакбыз. Бүген бездә физкультура һәм спорт объектлары җитми. Татарстанның киләчәге без төзегән яңа заманча заводларда гына түгел. Татарстанның, Яр Чаллы шәһәренең киләчәге сәламәт яшәү рәвешендә. Бездә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр шактый, әмма гадәти, яхшы спорт объектлары юк», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Утырыш барышында Татарстан спортчыларын 2020 елда Токиода узачак XXXII Җәйге Олимпия уеннарына әзерләнү турында фикер алыштылар. 2019 елда спортчылар 500дән артык халыкара дәрәҗәдәге ярышларда катнаштылар, анда 300дән артык медаль яуладылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген Токиода 2020 елгы Олимпия һәм Паралимпия уеннарында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 13 спорт төре буенча 38 спортчы керә. Олимпия уеннарында катнашучы кандидатларның берсе - Чаллыдан дөньякүләм танылган велоузышчы Илнур Закарин, ул да күчмә утырышта катнашты.

Сишәмбе, 24 сентябрь 2019, 17:48