Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар  "Югарыга!" яшь лидерлар республика конкурсында катнаша ала. Конкурс дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар өчен яшь кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурс финалистлары министрлыкларда, ведомстволарда, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларында стажировка узу мөмкинлеге алачак, җиңүчеләр Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына керәчәк, федераль ведомстволарда, чит илләрдә стажировка узу мөмкинлегенә ия булачак. Конкурс гран-при иясе «Татарстан Республикасының Ел лидеры» исеменә лаек булачак. Гаризалар 11 октябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс үткәрү турында тулырак мәгълүмат сайтта http://rezervrt.ru/vverx/ урнаштырылган. 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, проектны тормышка ашыруның сигез елы эчендә 12 меңнән артык кеше катнашкан. Барлыгы 1940га якын кеше укытылган, шуларның 200-е Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылган; 260тан артыгы сәнәгать һәм коммерция секторлары предприятиеләренә эшкә урнаштырылган; 6тан артык проект тормышка ашырылган, 2320дән артык социаль акция үткәрелгән, 240тан артык интерактив-белем бирү чарасы оештырылган.

Сишәмбе, 24 сентябрь 2019, 09:18