Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы ТЭЦ командасы республика сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм авыл районнары хезмәткәрләре арасында оештырылган Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе президентының VI Кубогы йомгаклары буенча икенче урынга чыкты.

Финал уеннары Байлар Сабасында узды. «Саба Арена» спорт комплексында катнашучыларны, оештыручыларны һәм күпсанлы җанатарларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде һәм спорт бәйрәме белән котлады.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Фәрит Мөхәммәтшин ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогы республиканың спорт тормышында сизелерлек вакыйга булуын билгеләп үтте. "Кубокка ярышларда катнашучы командалар саны елдан-ел арта бара, эшләүче яшьләр арасында волейболның популярлыгын күрсәтә, - дип ассызыклады ул. - Волейбол – безнең өчен иң мөһиме. Киләчәктә дә финал уеннарын республиканың төрле муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә үткәрәчәкбез. Чөнки мондый спорт уеннары яшьләрне берләштерә, аларны максатка ирешүгә стимуллаштыра, җиңүгә омтылыш тәрбияли".

VI Кубок финалына «Татнефть» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ (ТЭЦ), «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ командалары, шулай ук зона ярышларында җиңгән Алексеевск, Буа, Саба һәм Сарман районнары командалары чыкты.

Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 17:13