Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 1 октябрьдән өлкән буын декадасы старт ала. «Көмеш яшь»тәге чаллылылар хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында «эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Декада ачылу тантанасы 1 октябрьдә 15:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда узачак. Ун көн дәвамында шәһәрдә мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр предприятиеләрендә, мәдәният, спорт һәм социаль яклау учреждениеләрендә чаралар үткәрү планлаштырыла. Өлкәннәр хөрмәтенә Чаллыда шәһәрнең барлык районнарында концертлар оештырылачак. 3 октябрьдә Үзәк районда «өченче яшь Олимпиадасы», Автозавод районында шахмат-шашка турниры, Комсомол районында волейбол буенча халыкара турнир узачак. 10 нчы октябрь көнне пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән затлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырыла. Тимурчылар отрядлары, яшьләр оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре ялгыз пенсионерларны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итү һәм фатирларны җылыту буенча «Игелекле эшләр вакыты» акциясендә катнашачак.

«Өлкән буын турында кайгырту декада кысалары белән генә чикләнми. Шәһәрдә һәр сугышта катнашучыга социаль паспорт рәсмиләштерелгән, аларга район предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, тимурчылар отрядлары беркетелгән», – дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов.

Наил Мәһдиев предприятие һәм оешма җитәкчеләреннән ветераннарга, беренче төзүчеләргә, өлкән буын хезмәткәрләренә игътибар итәргә кушты: "Һәр предприятиедә финанс, оештыру мөмкинлекләре бар дип уйлыйм. Шәһәрне, КАМАЗны төзегән һәм башка күп кенә предприятиеләрне төзү эшендә катнашкан өлкән буын кешеләргә игътибар итегез. Без аларга хөрмәт күрсәтергә тиеш", - дип билгеләде мэр.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 131 867 пенсионер яши, аларның 37 163 е-эшчеләр. Өлкән буын гражданнары 26% тәшкил итә. Бүген шәһәрдә 56 Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1251 тыл хезмәтчәне, 18 сугыш инвалиды, блокадада катнашкан 10 кеше, 42 фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны яши. 14 чаллылы гасырлык чиген узды. Иң өлкән чаллылы Евгения Дмитриевна Кузнецовага 105 яшь.

Дүшәмбе, 23 сентябрь 2019, 09:18