Мы в социальных сетях

2019 елда чаллылылар төрле грантлар ярдәмендә 10 млн сумга якын акча җәлеп иткән. Алар – Президент грантлары Фонды, «Росмолодежь» яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгының Бөтенроссия грантлары һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының грант конкурслары кергән иң популяр конкурслар: «Бу проектлар ярдәмендә безнең яшьләр идеяләрен тормышка ашырылып кына калмыйча, билгеле бер уңышларга да ирешә һәм аларның күбесе әлеге проектлар ярдәмендә үз шәһәрләрендә һәм Республикаларында кала», – дип билгеләп үтте Яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов.

Мисаллар арасында арт-резиденция проекты белән «Метро» мәдәни-белем бирү платформасы һәм «Камадагы әкиятләр» остаханәләре бар. Финанслау суммасы 492 мең сум.

«Орион» яшьләр үзәге вәкиле Дмитрий Колесников «Медиасфера» проекты белән Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды һәм 200 мең сум акча алды. «Яшүсмер» яшүсмерләр-яшьләр клубы "Территория смыслов" конкурсында җиңүче булды һәм спорт ориентлашуы буенча ачык республика спринтлар сериясе проектын тормышка ашыруга 240 мең сум акча белән бүләкләнде.  «Орион» яшьләр үзәгенең тагын бер вәкиле Басыйр Ганиев – 3 млн 250 мең сумлык өч грант җиңүчесе. Шуны билгеләп үтәргә кирәк,әлеге егетләр Башкарма комитетның төрле идарәләрендә «Вверх» яшьләр лидерлары конкурсы кысаларында стажировка үттеләр.

Басыйр Ганиев сүзләренә караганда, «Остаз. Үсеш ноктасы» проектын якын арада тормышка ашырырга планлаштыралар: "Хәзер без остазлар базасын формалаштырабыз, финанс грамоталылыгы курсын эшләтеп җибәрүгә әзерләнәбез һәм октябрьдә остаханәләр өчен җиһазлар сатып ала башлыйбыз", – дип планнары белән уртаклашты грант иясе.

Алабуга балалар йортында, «Асылташ» социаль приютында һәм «Метро» күмәк хуҗалыгында өч остаханә барлыкка киләчәк: «Остаханәләр – үсеш ноктасы, анда балалар үз куллары белән ни дә булса әзерләп, киләчәктә акча эшләргә өйрәнә алыр иде. Без балаларга акча эшләү мөмкинлеге тудырып, финанс грамоталылыгы курслары аша ул акчалардан дөрес файдаланырга өйрәтәчәкбез", - дип өстәде Басыйр Ганиев.

Чәршәмбе, 18 сентябрь 2019, 12:06