Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «КАМАЗ» - «Спартак» мачтына билетлар бүген 11:00 сәгатьтә сатыла башлый. Матбугат конференциясе вакытында «КАМАЗ» футбол клубы генераль директоры Айнур Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иртәдән үк кассаларга матчка эләгергә теләүчеләр җыела башлады.

Чаллы командасы 25 сентябрьдә Мәскәүнең «Спартак» командасы белән уйнаячак. Уен 18:30да башлана. Билет бәясе - 1000 сум. Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен, паспорт һәм прописка күрсәтелгән очракта, билетлар секторга карап 600 сумнан 900 сумга кадәр төшәчәк. Оештыручылар кисәткәнчә, билетлар «КАМАЗ» ФК стадионы кассасында гына сатылачак. Ниндидер сәбәп аркасында билетлар сатып ала алмаучылар өчен ике фан-зона әзерләнәчәк - «КАМАЗ» ФК һәм «Спартак» ФК җанатарларына. Экраннар Гренада паркында урнаштырылачак.

Айнур Миңнеханов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мондый масштабтагы матчны уздыру өчен стадион инфраструктурасын әзерләү эше алып барыла: монда өстәмә коймалар, контроль-үткәрү пункты, металл рамкалар урыннары урнаштырыла. 

«Беренче чиратта безнең клуб президенты – шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевка зур рәхмәт әйтәсе килә. Мин үзем дә моны ничек авыр булуын беләм. Бу матч башкалар өчен түгел, ә Чаллы җанатарлары өчен оештырыла», – дип билгеләп үтте ул.

Оештыручылар  матч уздыру урынына кадәр җәмәгать транспортында барып җитәргә киңәш итә. Стадион районында хәрәкәт чикләнәчәк. Җанатарларны матч башланырга өч сәгать кала кертә башлаячаклар. Матчка ике сәгать кала күңел ачу программасы башланачак. 

Барлык файдалы мәгълүмат «Вконтакте» социаль челтәрендәге футбол клубының рәсми төркемендә, шулай ук «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә урнаштырылачак. Анда шулай ук стадионга алып керергә тыелган әйберләр исемлеге дә күрсәтеләчәк.

Чәршәмбе, 18 сентябрь 2019, 10:37