Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы паркларында һәм скверларында үткәрелүче җәйге чаралар программасына  Яз һәм хезмәт бәйрәменнән старт бирелде. Җәмәгать киңлекләренең бу җәйдә эш нәтиҗәләрен парк-менеджер Ләйсән Тукмакова җиткерде. "Бу җәйдә шәһәребездә төрле аудиториягә юнәлдерелгән 20 иҗтимагый киңлек эшләде. Анда концертлар, ачык лекцияләр, плэнерлар, күргәзмәләр, бию кичәләре, фестивальләр, акцияләр, күңел ачу һәм уен программалары, спорт чаралары оештырылды", – дип билгеләп үтте спикер.

Әлеге чараларны оештыручылар – шәһәр Башкарма комитеты, мәдәният һәм сәнгать, мәгариф һәм яшьләр, физик культура һәм спорт учреждениеләре. Җәйге сезонда барлыгы 500дән артык чара үткәрелде, аларга миллионга якын чаллылы һәм шәһәр кунаклары җәлеп ителде.

Бу сезонда беренче тапкыр шәһәрнең «Прошагай город» исемле тарихи урыннары буйлап велоквест, урам музыкаль мәдәнияте фестивале, Габдулла Тукай яр буенда кино вакыты, мэрия каршындагы яңартылган мәйданда Бөтендөнья урам киносы фестивале, «Кама буенда әкиятләр» сәнгать һәм яңа туган якны өйрәнү фестивале, халык уен кораллары оркестрының OPEN-AIR концерты, «Мәдәни шәһәр» АРТ-Лабиринты, «Stand-Up Chelny» чарасы, «Иҗади өчпочмак» концерты, Виктор Цой истәлегенә рус рок фестивале, «Субкультура» рок-концерты, Чаллы икмәге юбилее, Бакчачы көне һ.б.

Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган иң зур һәм әһәмиятле чараларга түбәндәгеләр керә: Җиңү көне, Уяв Чуаш милли-йола бәйрәме, Иван Купала көне, Питрау халык йола бәйрәме, Балаларны яклау көне, Россия көне, Сабантуй, «Могҗизалар чемоданы» V инклюзив гаилә фестивале, Яшьләр көне, Төзүчеләр көне, Шәһәр һәм Республика көне.

Әлеге чараларны оештыру кысаларында шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренә шәһәр халкы һәм кунаклары Турецкий  хоры, А -Студио төркеме, җырчы Feduk, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиевнең чыгышларын күрә алдылар. 

Тагын бер мәдәни-күңел ачу чарасы чаллылыларны бу шимбәдә 11:00 сәгатьтә мэрия каршындагы мәйданда көтә. "Без бер агач тармаклары" фин-угыр халыклары фестивалендә чаллылылар һәм шәһәр кунаклары бөтен Татарстаннан иҗади фольклор коллективларның иң яхшы номерларын күрәчәк. Шунда ук сувенир продукциясе күргәзмәсе һәм зур Пилмән фестивале дә оештырылачак.

Чәршәмбе, 18 сентябрь 2019, 08:45