Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда «Игелекле шәһәр» квест-уенында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Гаризаларны 23 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. «Игелекле шәһәр» квест-уены Яр Чаллы шәһәре өчен гадәти булмаган форматта узачак. Катнашучылар бер җинаятьне тикшерә, гаеплеләрне җәзага тарта һәм болар барысы да үз логикаларын һәм интуицияләрен кулланып эшләнә. Квест вакытында «WhatsApp» мессенджеры җәлеп ителәчәк. Уенда мәктәп укучылары, студентлар һәм балалар, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары катнашачак. Катнашучыларны теркәү 25 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә «Азатлык» мәйданында узачак, чара 14:30да башлана. Уен нәтиҗәләре шул ук көнне билгеле булачак, җиңүчеләр дипломнар алачак. Чара «Экстремизмга - Юк!» айлыгы кысаларында уза.

Пәнҗешәмбе, 19 сентябрь 2019, 10:11