Мы в социальных сетях

 "Эврика" шәһәр мәдәният үзәге 14 сентябрь көнне 14:00 сәгатьтә Җиңү паркында көзге пироглар көне уңаеннан бәйрәм оештыра. Чарада " Эх, алма!" мәгълүмати микс тәкъдим ителәчәк, ул кунакларны бәйрәм тарихы белән таныштырачак. Аннары барысын да төрле рецептлар буенча әзерләнгән шарлотка һәм башка пироглардан авыз итү көтә. Яшь чаллылылар өчен «Юмарт көз» дип исемләнгән уен программасы әзерләнгән. Шулай ук бәйрәм чарасының программасында такмаклар ярышы, пироглар турында мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсы, шулай ук көзге темага табышмаклар, концерт программасы булачак. Барлык теләүчеләргә "Төрле илләрнең шарлоткалары рецептлары" буклеты тапшырылачак.

Пәнҗешәмбе, 12 сентябрь 2019, 16:39