Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда ике спорт мәйданчыгы ачылды. 9 нчы һәм 12 нче мәктәпләрдә спорт объектларын ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Шәһәр Советы депутатлары Марсель Мингалимов һәм Габделхак Батюшов катнашты.

Беренче булып 9 нчы мәктәп каршындагы универсаль мәйданчыкны ачу тантанасы булды. Биредә заманча күпфункцияле спорт комплексы барлыкка килде, анда волейбол һәм баскетбол уйнарга була. Спорт объектын төзүгә республика бюджетыннан 2 млн 853 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Яр Чаллыда ел саен 7дән 10га кадәр шундый заманча спорт мәйданчыклары төзелә. Яр Чаллыда спортны һәм физкультураны яраталар. Чаллы спортчыларын Татарстан Республикасында гына түгел, Россиядә дә ишетеп беләләр. Бүген спорт белән шөгыльләнергә теләгән һәркемгә менә дигән шартлар тудырылган. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”, - диләр. Шуңа күрә физкультура - математика, физика, химия кебек үк мөһим”, – дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Махсус ясалма катлам елның теләсә кайсы вакытында спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Наил Мәһдиев волейбол тубына истәлеккә кул куйды һәм спортчыларга уңышлы уку елы теләде.

Яңа күпфункцияле спорт үзәге ГЭС бистәсендә урнашкан 12 нче мәктәп территориясендә дә барлыкка килде. Биредә волейбол, баскетбол һәм футбол белән шөгыльләнергә була.

"Объектның бәясе –11 млн сумнан артык. Бу - мәктәптә белем алучы балалар өчен генә түгел, ә бөтен микрорайонда яшәүчеләр өчен дә яхшы һәм кирәкле объект. Болар барысы да сезнең өчен эшләнгән. Сәламәт булыгыз!" - дип сөйләде ачылу тантанасында Наил Мәһдиев.

Универсаль спорт мәйданчыгы ел дәвамында ачык һавада төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен файдаланылачак. Кышын биредә хоккей корты булачак.

Җомга, 6 сентябрь 2019, 17:15