Мы в социальных сетях

Комсомол районында 3а/40 йорт ишегалдында "Энергетик" мәдәният сараеның популяр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында чираттагы "Ишегалды бәйрәме" үткәрелде.

Чара барышында шәһәрне үстерүдә һәм төзекләндерүдә актив катнашкан Комсомол районы халкына бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен уеннар һәм конкурслар оештырылды, балалар аниматорлар белән күңел ачты.

Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды.

Җомга, 6 сентябрь 2019, 11:23