Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев "Рен-ТВ - Яр Чаллы" телеканалына интервью бирде. Әңгәмә 42 нче яңа мәктәптә узды, анда 2 нче сентябрьдә 1200дән артык яшь чаллылы укырга килде. СТВ-Медиа холдингы телеканалларының баш мөхәррире Алсу Вәлиева мэрга шәһәр үсеше, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт һәм башка социаль объектлар төзелеше һәм капиталь ремонт, КАМАЗның  50 еллыгы турында сораулар бирде. Шулай ук шәһәр башлыгы Яр Чаллыда "Безнең ишегалды" республика программасын тормышка ашыру, театрның яңа биналары һәм шәһәрнең үсеш перспективалары турында сөйләде. 

Кичә «Рен-ТВ - Яр Чаллы» телеканалында интервью булды. Бүген 19:30 сәгатьтә «Пятый канал» телеканалында аны кабатлау булачак.


Җомга, 6 сентябрь 2019, 13:29