Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ипподром территориясендә чаллылылар өчен Бал ярминкәсе оештырылды. Татарстан Республикасы, Удмуртия һәм Башкортстан умартачылары чаллылыларны бал һәм бал продукциясенең төрле сортлары белән сөендерделәр. Ярминкәләр үткәрү вакытында барлыгы 12 млн сумнан артык бәягә 32 тоннадан артык бал продукциясе китерелде.

Бал алырга өлгермәгән чаллылылар өчен мондый мөмкинлек көзге чорда узачак авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тәкъдим ителәчәк.

Дүшәмбе, 26 август 2019, 09:04