Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда җирле Волейбол федерациясе һәм автокала волейболчылары активлары белән очрашты. Очрашу Габдулла Тукай исемендәге яр буе территориясендә узды. Анда «КАМАЗ» ААҖнең 50 еллыгына багышланган пляж волейболы турнирына старт бирелде. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.

Очрашу кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Волейбол федерациясеннән яшь волейболчыларга спорт кирәк-яраклары бүләк итте, шулай ук Яр Чаллы шәһәре Волейбол федерациясенә «Союз-регион» компанияләр төркеменең "Газель Next" микроавтобусын тапшыру шаһиты булды. Чарада шулай ук Федерация Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов, федерация рәисе Игорь Чернышов, Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов һәм башкалар катнашты. Хәзер Федерация Чаллы волейболчыларын үз транспортында ярышларга җибәрә ала. Беренче сәфәр 29 августта Анапа шәһәрендә ветераннар арасында волейбол буенча Россия чемпионатына планлаштырылган.

Волейбол турниры шәһәрдә өч көн дәвамында узачак, анда 5 яшь категориясендә 50 команда катнаша. Җиңүчеләргә бүләкләрне "Союз-Регион" компанияләр төркеме һәм шәһәрнең Волейбол федерациясе тапшырды. "Микроавтобустан тыш, пляж волейболын үстерү өчен Федерация Советы волейбол җиһазларын сатып алу һәм урнаштыру өчен 450 000 сумнан артык акча бүлеп бирде, шул исәптән Г.Тукай яр буендагы биш мәйданда һәм Ф.Табеев исемендәге яр буендагы 2 мәйданда. Бу киләчәктә Чаллыда пляж волейбол турнирларын һәм ярышларны Татарстан һәм Россия дәрәҗәсендә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мәйданнар белән бергә спорт инвентаре да сатып алынды", - ди федерация рәисе Игорь Чернышов.


Җомга, 23 август 2019, 17:31