Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда тагын бер яңа балалар бакчасы ачылды. Ул шәһәрнең яңа өлешендәге 14 комплекста урнашкан һәм "АБВГДЕЙКА" исемен йөртәчәк.

"Демография" федераль илкүләм проекты кысаларында төзелгән балалар белем бирү учреждениесен файдалануга тапшыру тантанасында микрорайонда яшәүчеләр, әти-әниләр, балалар, бакчаның хезмәт коллективы һәм төзүчеләр, Шәһәр Советы депутатлары катнашты.

Чарада катнашучыларны Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев җылы сәламләде. "Августның кояшлы көнендә без яңа балалар бакчасы ачу, өй туе уздырыру тантанасына җыелдык. Массакүләм мәгълүмат чараларында илкүләм проектлар турында сөйләгәндә, сүзнең ни турында баруын барысы да белми. Илкүләм проектлар кысаларында Чаллының Тынычлык проспектын капиталь ремонтлау, 1440 урынга исәпләнгән алты балалар бакчасы төзү күздә тотыла. 14 нче микрорайонга килсәк, биредә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасын төзелде. Анда барлыгы 12 төркем булачак, шуларның алтысы ясле яшендәге 120 бала өчен. Шуңа күрә, илкүләм проектлар турында ишетсәгез, алар ярдәмендә "АБВГДЕЙКА" дигән матур исемле балалар бакчасы барлыкка килүен исегезгә төшерерсез", - диде ул.

Шәһәр башлыгы шәһәрдә ясле проблемасы барлыгын билгеләп үтте. Әлегә мохтаҗларның 34 проценты гына ясле төркемнәрендә урыннар белән тәэмин ителгән. «Без бу проблеманы хәл итәбез. Быел без алты балалар бакчасы тапшырабыз. Киләсе елга тагын дүрт, 2021 елда өч яңа бакча төзеләчәк. Кичә Фәрит Хәйруллович катнашында Без 35  нче , бүген 14 нче микрорайоннарда балалар бакчасын ачтык», -– дип билгеләп үтте мэр, Россия президенты Владимир Путин, ил Хөкүмәтенә һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. «Федераль үзәк ярдәменнән башка без балалар бакчаларын төзи алмас идек, бездә андый акчалар юк. Алты балалар бакчасына без 1 млрд 340 млн сум акча тоттык. Димәк, бер урын 900 мең сум тирәсе тора. Бу якынча миллион дигән сүз. Ил Хөкүмәте әнә шундый эшләргә акча бүлеп бирде», - дип нәтиҗә ясады Наил Мәһдиев.

Ул балалар бакчасы төзегән Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге "Синең йорт" төзелеш компаниясенә рәхмәт белдерде.  "АБВГДЕЙКА" коллективына заманча белем бирү учреждениесенең иң югары таләпләренә җавап бирүче яңа балалар бакчасында уңышлы эшләүләрен теләде.

Тантаналы чара төзүчеләр тарафыннан символик ачкыч тапшыру белән тәмамланды.


Шимбә, 24 август 2019, 13:34