Мы в социальных сетях

«Минем документлар» КФҮдә 26 августтан ауга рөхсәтләр бирү башлана. Яңа хезмәтне чаллылыларга 26 августтан күрсәтә башлаячаклар. Узган язгы сезонда чаллылылар аучылыкка 450 рөхсәт алды, аларның 253е яңа шәһәр, Кол Гали бульвары, 25Е адресы буенча урнашкан КФҮнең Үзәк филиалы тарафыннан бирелгән. «Бу хезмәт бик уңайлы. Мәсәлән, автокалада яшәүче кеше ауга, әйтик, Аксубайга җыена. Элек рөхсәт алу өчен аңа ау үтәчәк территориягә барырга туры килә иде. Бүген андый ихтыяҗ юк, КФҮ хезмәткәрләре ТР территориясе буенча гаризалар кабул итә. Шуңа күрә барлык ау сөючеләрне безгә чакырабыз», - дип аңлатты «Минем документлар» республика офисының Чаллы филиалы башлыгы Евгения Варгота.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ауга рөхсәт алган өчен дәүләт пошлинасы 600 сум тәшкил итә. 

Дүшәмбе, 26 август 2019, 10:07