Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәре һәм физик затлар керемнәренә салым буенча түләүләр арту темпларының уңай динамикасына карамастан, салым инспекциясе Башкарма комитет һәм шәһәр прокуратурасы белән бергә «күләгәле» хезмәт хакын легальләштерү буенча эшне туктатмый.

Үткәрелгән комиссияләр нәтиҗәләре буенча 1047 салым түләүче күрсәткечләрен яхшырттылар,  319 эш бирүче хезмәт хакын арттырган, шуның нәтиҗәсендә бюджетка өстәмә рәвештә 61 411 мең сум керүе күзәтелә, шул исәптән НДФЛ - 18 522 мең сум һәм СВ-42 889 мең сум.

Шәһәр Башкарма комитеты, Пенсия фонды һәм мәшгульлек үзәге белән үткәрелгән рейд чаралары да уңай нәтиҗә бирде. 2019 елның 1 июленә 34 эш бирүче предприятиеләр хезмәткәрләре белән 152 өстәмә хезмәт килешүе төзегән.

Дүшәмбе, 19 август 2019, 09:10