Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр сулыкларының һәм яр буе зоналарының төп территорияләрен чистартуга багышланган Рус география җәмгыятенең республика акциясе узачак. 17 августта Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең Су асты тикшеренү отряды водолазлары Чаллының «Борзый Карась» дайвинг-клубы белән берлектә Яр буе паркы территориясендә "Лесная" төбен чистартачаклар. 

"Алексей Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең Су асты тикшеренү отряды водолазлары безгә ярдәм итәр өчен Казаннан киләчәк. Шулай ук шәһәрнең битараф булмаган кешеләре һәм активистлар булачак, алар яр буе зонасын җыештырачак", – дип сөйләде Рус география җәмгыяте рәисе урынбасары Алинә Шарнина.

Мәйданда шулай ук «Чиста бит» экологик хәрәкәтеннән чүп-чарны аерым җыю буенча мастер-класс оештырылачак. Моннан тыш, Чаллы экоактивистларын Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллердан лекция көтә. 

«Дмитрий Шиллер океаннарны һәм бозларны яулау, Антарктикага экспедиция турында сөйләячәк. Күптән түгел ул Атлантик океаннан кайтты. Бу сәяхәтченең реаль тикшеренүләре, шулай ук җитди нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән рекордлар һәм авырлыклар турында мавыктыргыч лекциясе булачак. Анда шторм вакытында коткару тарихы да бар. Аны тыңлагач, хәзер шул океанда, шул көймәдә булу хисе туа», - дип уртаклаша спикер.

Чаралар 11:00 сәгатьтә башлана. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда акция Рус география җәмгыятенең җирле бүлеге тарафыннан хупланды һәм Сергей Кулиш инициативасы буенча 2017 елдан башлап ел саен уздырыла башлады.

Җомга, 16 август 2019, 08:49