Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Елена Тимофеевна Шатилова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Оренбург өлкәсенең Мартыновка авылында туа. Урта мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң Оренбург өлкәсенең хәрби заводында эретеп ябыштыручы булып урнаша. 1973 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Елена Тимофеевна Стальконструкция заводында эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Ире белән ике бала үстергәннәр, өч оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Елена Тимофеевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Татьяна Саунина тапшырдылар.

Чәршәмбе, 14 август 2019, 16:17