Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы предприятиеләре Haier Кытай компаниясенең кер юу машиналарын җитештерү өчен комплектлау детальләре белән тәэмин итәләр. Бу хакта бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән очрашуда  кер юу машиналары заводы директоры Сунь Гувэй сөйләде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, югары технологияле завод төзелеше өчен материалларның 90%ка якыны белән Чаллы предприятиеләре тәэмин итә. Шулай итеп, «Тэмпо» заводы арматура һәм металлоконструкцияләр белән, тимербетон һәм төзелеш индустриясе предприятеләре тимер-бетон конструкцияләре белән тәэмин итте. 

"Һәрвакыт эре предприятиеләр тирәсендә кече предприятие үсә. Суыткычлар җитештерү заводы ачылуга ук, Haier үткәргән тендер аша кече бизнес предприятиеләре үз продукцияләрен гарантияле төстә тәэмин итә башладылар. Шуңа күрә безнең Чаллы бизнесына һәм Татарстан Республикасының кече бизнесына Haier стандартлары буенча кер юу машиналары заводына комплектлаучылар белән тәэмин итүдә өстәмә мөмкинлекләребез бар. Нәтиҗәдә, комплектлау җиһазлары белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче кече бизнес предприятиеләренең йөкләнеше артачак", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 13 август 2019, 19:16