Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татар драма театрының төзекләндерелә торган бинасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев карап чыкты. Бүген төзүчеләр объекттагы стеналарны һәм фундаментны ныгыталар. Исегезгә төшерәбез, Төзелеш белән «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә. Эшләрнең бәясе -1 млрд сумнан артык.

Яңартылган бина ике өлештән торачак – яшьләр зонасы һәм Татар драма театры. Шулай итеп, фойеда ике диварны яктырткычлы фонтанга әйләндерергә планлаштыралар. Керү юлында шулай ук керамограниттан идәннәр җәеләчәк, түшәмдә татар орнаменты пәйда булачак.

Дизайнер Елена Сафиуллина сүзләренә караганда, диварларда артистлар галереясе тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, бинада театр музее урнашачак, анда костюмнар, спектакльләрдән торгызылган сәхнә һәм макетлар куелачак. Бинаның "яшьләр" өлешендә заманча материаллар куллану планлаштырыла. Наил Мәһдиев, проектны караганнан соң, киңәшмә үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

«Без бу бинаның спектакльләр уздырылган көннәрдә генә түгел, башка көннәрдә дә тулы куәтенә эшләвен теләдек. Без Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Наталья Львовна Фишманга бу идеяне хуплаганнары өчен рәхмәтле», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Татар драма театры һәм аның янәшәсендә яңартылган парк мәдәният һәм ял учреждениеләре булмаган микрорайон өчен бик мөһим.

Сишәмбе, 13 август 2019, 18:41