Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда яшәүчеләр «Елның иң яхшы социаль проекты» V Бөтенроссия социаль эшмәкәрлек конкурсында катнаша ала, ул 2019 елның июленнән 2020 елның февраленә кадәр үткәрелә. Конкурсны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү Россия банкы» Акционерлык Җәмгыяте ярдәме белән «Россия дәүләт социаль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе оештыра.

Конкурста социаль эшмәкәрлек субъектлары – иҗтимагый файдалы максатларга ирешүгә, гражданның тормыш шартларын яхшыртуга һәм аның төп ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итүгә, шулай ук инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм авыр тормыш хәлендә калган затларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль юнәлешле эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрләре субъектлары катнаша. Конкурсның рәсми сайты: http://konkurs.rgsu.net. 22 октябрьгә кадәр конкурсның төбәк этабына түбәндәге сылтама буенча гаризалар кабул итү бара: http://konkurs.rgsu.net/konkurs-2019/regionalnyj-etap/item/29-respublika-tatarstan.

Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны "Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фонды" Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе социаль өлкә инновацияләр үзәге җитәкчесенең төбәк этабы вәкиле Антон Дыгановтан алырга мөмкин: adg1981@mail.ru тел.8-903-342-02-39.

Чәршәмбе, 18 сентябрь 2019, 09:37