Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

29 августта Казан (Идел буе) федераль университетында Haier корпорациясе президенты Чжан Жуйминь әфәнде Россиядә беренче тапкыр Haier корпорациясе мисалында заманча җитештерү белән идарә итүнең яңа ысулларын эшләү темасына лекция укыячак. Хәзерге вакытта чарага теркәлү бара. Моны 10 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча башкарырга була: https://made-in-tatarstan.timepad.ru/event/1028379/. 

Чжан Жуйминь - идарә өлкәсендә дөньяның 50 әйдәп баручы фикер иясенең берсе, Haier Group Директорлар советы рәисе һәм аңа нигез салучы. Euromonitor 2018 елгы тикшеренү мәгълүматлары буенча, компания ун ел рәттән дөнья көнкүреш техникасы брендлары исемлеген җитәкли, шулай ук 100 иң яхшы дөнья брендлары исемлегенә кертелгән. Fortune журналы версиясе буенча, Haier «Кытайның иң хөрмәтле компанияләре» лидерлары өчлегенә керде. Бүгенге көндә Haier Корпорациясендә бөтен дөнья буенча 80 000 кеше эшли.

Чәршәмбе, 14 август 2019, 13:02