Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда яшәүчеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класслар башланды. Дәресләр «Сәламәтлеккә җиңел адым» дип аталган скандинавия йөрешенең ачык фестивале алдыннан үткәрелә, ул Яр Чаллы шәһәренең Яр буе паркында 6 сентябрьдә булачак. Проект "Россия Пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге химаясе астында тормышка ашырыла. «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге «Президент грантлары Фонды» бөтенроссия конкурсының «Сәламәтлеккә җиңел адым» проекты белән 300 мең сум күләмендә грантка ия булды.

Дүшәмбе, 19 август 2019, 11:28