Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Профит" компанияләр төркеме генераль директоры, шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов 8 сентябрьдә узачак ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашуы турында белдерде. Ул  Комсомол районы бер мандатлы 17 нче сайлау округы буенча күрсәтелү өчен кирәкле документларның тулы пакетын тапшырды.

Сүз уңаеннан, бу округ буенча 4 кеше тәкъдим итүгә документлар тапшырган инде: Артем Балобанов (ЛДПР), Рәфгать Алтынбаев (үз-үзен тәкъдим итүче), Александр Якшин (үз-үзен тәкъдим итүче) һәм Марсель Мингалимов («Бердәм Россия»). Сайлауларда катнашырга мөмкин булган башка кандидатларның 7 июльнең төн уртасына кадәр вакыты бар.

Алга таба гариза бирүчеләрнең барысы да теркәлү процедурасы өчен документлар тапшырырга тиеш. Шуннан соң гына алар кандидатлар булып саналалар. Тик хәзер үк сайлау алды кампаниясендә катнашырга теләгән һәр кеше агитациягә керешә ала.

Пәнҗешәмбе, 4 июль 2019, 08:41