Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хашия Әхмәтшакир кызы Гайфуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова һәм Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырдылар.

 Хашия Әхмәтшакир кызы Тукай районы Түбән Суыксу авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшләгән. 1952 елда кияүгә чыга һәм ире белән бергә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Хашия Әхмәтшакир кызы "6 нчы  махсуслаштырылган төзелеш идарәсе"ндә түбә ябучы булып эшли.

Ире белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, аның җиде оныгы, шул кадәр үк оныкчыгы һәм ике оныкчыгының баласы бар. Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне Хашия Әхмәтшакир кызы Гайфуллина юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 3 июль 2019, 14:45