Мы в социальных сетях

Бу пәнҗешәмбе, 4 июль көнне, ГЭС бистәсенең Тукай яр буе амфитеатрында "Саф һавада белем" проекты буенча лекция узачак. Лектор Этикет мәктәбе җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Наталья Лызлова булачак. Бер сәгать эчендә ул заманча этикет нормалары турында сөйләячәк, ә аннан соң тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Икенче көнне, 5 июльдә, шул ук урында Башкарма комитет Рок мәктәбе белән берлектә оештырган "Күпер астында" урам музыка мәдәнияте фестивале дә узачак.

Пәнҗешәмбе, 4 июль 2019, 07:58