Мы в социальных сетях

Иван Купала бәйрәме Көнчыгыш славяннары арасында иң иске һәм традицион бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Нәкъ менә аны христиан дине йогынтысында үзенең борынгы традицияләрен саклап калган бердәнбер бәйрәм дип саныйлар.

Чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын 6 июль көнне 18:00 сәгатьтә Мәләкәс елгасы ярында узачак «Иван Купала» республика халык-йола бәйрәменә чакыралар. Чарага килүчеләрне Иван Купала йолалары һәм гореф-гадәтләре буенча уеннар, Тукай, Саба, Чирмешән, Алабуга районнары, Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы иҗат коллективлары чыгышлары көтә.

Чәршәмбе, 3 июль 2019, 16:17