Мы в социальных сетях

2019 елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча шәһәрнең иске һәм яңа өлешен тоташтыручы үзәк магистрале ремонтлана. Бу - Абдулла Алиш урамы, Тынычлык,  Яр Чаллы, Муса Җәлил проспектлары һәм Әлмәт тракты. Финанслауның гомуми күләме 1 млрд 360 млн сум тәшкил итә, ремонтлана торган юлның гомуми озынлыгы - 37,163 км.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләгәнчә, ремонтка кадәр юлда тигезсезлекләр, юл полотносында чокырлар барлыкка килгән, бордюр ташлары, күзәтү һәм яңгыр коелары җимерелгән булган.

Ремонт барышында түбәндәге эшләр башкарылачак: халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандуслар һәм тактиль күрсәткечләр урнаштырылган җәяүлеләр тротуары барлыкка киләчәк, юл билгеләре куелачак, светофор объектлары; җәяүлеләр йөри торган юлның тиешле булмаган өлешенә күчүне булдырмау өчен тотынгыч һәм секцион киртәләр, тукталыш мәйданчыклары һәм яңа тукталыш павильоннары урнаштырылачак; юл тамгалары барлыкка киләчәк, яшелләндерү эшләре: үләннәр чәчү һәм агачлар утырту башкарылачак; резин өслекле трамвай кичүләре төзекләндереләчәк һәм башкалар.

Оператив эш өчен юлчылар тәүлек буена берничә сменада эшлиләр. Бүгенге көндә эшләрне башкару 40 проценты тәшкил итә. Эшләрне «Трест Камдорстрой» оешмасы алып бара. Дәүләт контракты нигезендә эшләрне тәмамлау срогы - 2019 елның ноябре.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 08:28