Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2019 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына гомуми мәйданы 1 701 473,26 кв. метр булган 125 торак йорт кертелгән, аларда 64 меңнән артык кеше яши. Бу максатларга 1 млрд 296 млн сум бүлеп бирелгән. «Эшлекле дүшәмбе» вакытында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләренең барышы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. 

"Хәзерге вакытта сезон эшләре тулы куәтенә бара: түбә һәм фасадларны ремонтлыйлар. Башкарылган эшләр күләме 32 % тәшкил итә. Түбәне капиталь ремонтлау-25%, фасад – 30,6%, җылылык белән тәэмин итү инженерлык системаларын алыштыру – 54%ка башкарылган", – дип билгеләп үтте Илья Зуев.

Спикер сүзләренә караганда, 21 йортта 140 берәмлек лифт җиһазлары урнаштыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта эшләр 35%ка үтәлгән. Кайнар су белән тәэмин итү системасын ябык схемадан күчерү буенча актив эш алып барыла. Әйтик, бүгенге көндә йортларның 75% кайнар су әзерләү өчен җылылык алмашу җиһазлары белән тәэмин ителгән. 2019 елда капиталь ремонт программасы буенча 18 йортта җылылык алмашу системасын урнаштыру каралган. 2020 елда 169 йортта кайнар су белән тәэмин итүнең ябык схемасына тулысынча күчү планлаштырыла. 186 җылылык алмашу системасын урнаштыру зарур, якынча бәясе 180 млн сум тәшкил итә. 

"Фасадларны ремонтлаганда диварларны җылыту эшләре алып барыла, бу җылылык сезонында энергия ресурсларын куллануны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Фасадны буяу вакытында төсле вариантка җитди игътибар бирелә. Эшләр башланганчы фасадның паспорты эшләнә һәм раслана, ул йортлар буенча җаваплылар белән килешенә, аерым очракларда күпфатирлы йорт милекчеләренең җыелышлары үткәрелә", – дип өстәде ул.

«Торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләре сыйфатын контрольдә тоту идарәсе» муниципаль унитар предприятиесе, Дәүләт торак инспекциясе эшләрне җитештерү срокларын һәм технологияләрен үтәүне контрольдә тота. Даими тикшерүләр шулай ук шәһәр Башкарма комитеты һәм район администрацияләре җитәкчелеге тарафыннан да үткәрелә: «Әгәр гражданин, торак милекчесе капиталь ремонт буенча сыйфат ягыннан мөрәҗәгать итсә, сез тиешле рәвештә җавап бирегез. Бу күбесенчә гражданнарның акчалары. 1 млрд 296 млн сумның 712 млн сумы-кешеләрнең хезмәт тиеннәре. Торак инспекциясе җитешсезлекләрне тикшереп, кимчелекләр таба башласа, моңа рәхмәт кенә әйтергә кирәк», - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгышны шәрехләп. - «Эшләр сыйфатлы һәм вакытында башкарылырга тиеш. Октябрьгә кадәр сузмагыз. Барлык эшләрне дә җәйге чорда тәмамлау мөһим. Бәлки, сентябрьдә бераз эшләргә туры килер. Әйе, контракт шартлары бар, әмма көз көне, яңгыр астында, түбәне капиталь ремонтлауны беркем дә башкармаячак». 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 10 ел эчендә-2008 елдан алып 2018 елга кадәр-торак йортларны капиталь ремонтлауга финанслау күләме 12 млрд 292 млн сум тәшкил иткән. Бу вакыт эчендә 3000нән артык эш төре буенча 1093 күп фатирлы йорт ремонтланды.

Дүшәмбе, 24 июнь 2019, 08:49